Россия Федерациясенең Хезмәт һәм мәшгульлек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе күрсәтмәсе нигезендә (исх.2018 елның 5 декабрендә кабул ителгән 1437-ПР номерлы РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының территориаль органнарына ай саен Россия Федерациясе субъектларында гражданнарны кабул итү йөкләнде. Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Р.А. Галявов тарафыннан расланган график нигезендә, 2019 елның 6 ноябрендә сәгать 10 нан 12 гә кадәр вакыт аралыгында ТР Тукай муниципаль районында гражданнарны кабул итү планлаштырылган. Кабул итү Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Ф.Р. Хәернасов тарафыннан район хакимияте бинасында уздырылачак.