«Татарстан Конституциясе» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде.

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

6 ноябрь-Татарстан Республикасы Конституциясе көне. Республика тормышындагы төп вакыйга уңаеннан, Шилнәбаш авыл китапханәсендә урта мәктәпнең югары сыйныф укучылары өчен «Татарстан Конституциясе» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде. Мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре «Россия Федерациясе Конституциясе» һәм «Татарстан Республикасы Конституциясе»басмалары буенча әңгәмә оештырдылар. Аннан соң укучылар игътибарына «Конституция – илнең Төп законы»дигән презентация тәкъдим ителде. Балалар Конституция төшенчәсе, илнең Төп законы буларак, Конституциянең тарихи юлы белән таныштылар.                                                

                                                 Авыл китапханәсе мөдире Бариева Н.Н.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International