2019 елның 4 ноябрендә Муса Җәлил исемендәге Казан академия опера һәм балет театрында «Безнең йорт-Татарстан»фестиваленең Гала – концерты узды. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Татарстанда милли мәдәниятне саклауга һәм үстерүгә керткән өлешләре өчен Тукай муниципаль районы Кенәз авыл мәдәният йортының «Задоринка» рус фольклор коллективы (җитәкчесе Тузеева Тамара Егоровна) 400 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде.