2019 елның 4 ноябрендә мәдәният учреждениеләре арасында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган«Без бергә, без булдырабыз»дигән КВН командаларының район фестивале яңадан старт алды.
Сайлап алу туры 4 ноябрь көнне Кенәз авылы мәдәният йортында, 5 ноябрь көнне Түбән Суыксу авылы мәдәният йортында узды. Барлыгы унҗиде мәдәният учреждениесе катнашты. Алар арасында Күзкәй, Комсомолец, Иске Абдул, Кувады, Мәләкәс, Түбән Суыксу авыл мәдәният йортлары уңышлы гына чыгыш ясап финалга узды.
2019 елның 9 ноябрендә Кенәз мәдәният йортында КВН фестиваленең финал туры узачак.
Башлана 17.00 сәгатьтә.
Барлык теләүчеләрне Шаяннар һәм Тапкырлар Клубы фестивалендә көтеп калабыз!