Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил 2019 елның 13 ноябрендә Хокукый ярдәм күрсәтү һәм гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү максатларында торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча халык өчен «Кайнар линия» үткәрә.
«Кайнар линия» эшендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, «ТР ТКХ сферасында иҗтимагый тикшерү региональ үзәге» , ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, «ТР Күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар бердәмлеге» вәкилләре катнашачак.
Консультация вакыты: 09.00 дән 17.00 гә кадәр.
«Кайнар линия» телефоны: (843) 236-00-71.