2019 елның 8 ноябрендә Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре Татарстан поселогы үзәгендә «Волонтер» клуб берләшмәсендә катнашучылар белән берлектә «Коррупциягә - юк!» Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланганакция уздырдылар. Акция барышында алар үтеп баручыларга махсус эшләнгән буклетлар һәм листовкалар тараттылар, аңлату эшләре алып бардылар, ришвәт алу һәм биргән өчен җинаять җаваплылыгы каралганын искә төшерделәр.
Тамара Тузеева, Кенәз мәдәният йорты директоры