Аппарат киңәшмәсе узды

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

 

 Бүген, 11 ноябрь көнне хакимиятнең утырышлар залында район башлыгы Ф.М. Камаев җитәкчелегендә аппарат киңәшмәсе узды.

 Киңәшмә эшендә хокук саклау органнары, предприятиеләр, авыл хуҗалыгы оешмалары, оешмалар җитәкчеләре, район Советы аппараты һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре катнашты .

Чираттагы киңәшмәдә район башлыгы Фаил Мисбах улы район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад һәм эшмәкәрлекне үстерүгә ярдәм итү буенча беренче урынбасары Хабибуллин Айрат Рафак улын белән таныштырды.

 Көн тәртибе буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Р.Р. Исмәгыйлев районында оператив хәлләр , РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Баш идарәсенең Тукай муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге башлыгы А. А. Сухарук районда янгын куркынычсызлыгы торышы турында чыгыш ясадылар.

«Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалының Тукай районара бүлеге башлыгы Н.М. Сәлахетдинов «Тукай районы хуҗалыкларында 2020 ел уңышы өчен язгы бөртекле һәм кузаклы культуралар орлыкларын әзерләүнең барышы турында»нотык белән чыгыш ясады.

Б.Г. Минһаҗев,гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру  бүлеге начальнигы « 2019 елның көзендә гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруның барышы турында»мәгълүмат бирде.

  Тукай шифаханәсенең  баш табибы  Г.Г. Сабирҗанов «2019 елның 10 ае эчендә РҮХнең эше турында»белешмә бирде.

Киңәшмәдә катнашучыларга  “Гражданнарның үзара салым акчасы хисабына финанслана торган объектларны тикшерү барышы турында” Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык Департаментының территориаль бүлеге җитәкчесе урынбасары А.В. Нәфыйкова һәм “ Авыл җирлекләре территорияләрендә салым җыюның барышы турында " район ФБП рәисе Л. Н. Хуҗагалиева  мәгълүмат җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International