Хөрмәтле гражданнар!
2019 елның 5 декабреннән "Тукай" УОН яңа адрес буенча урнашачак. Исәп-хисап үзәге хезмәтләрен алу өчен халыкка Яр Чаллы шәһәре, Сидоровка бистәсе, Гвардия урамы, 1 ст.11/2 йорт («Татэнергосбыт»АҖ клиентларга хезмәт күрсәтү Тукай офисы бинасы) адресы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен бердәм түләү документын теләсә нинди уңайлы ысул белән түләп була:
Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында https://uslugi.tatarstan.ru/);
* банкларның хезмәт күрсәтү офисларында, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү терминалларында;
* банкларның онлайн-сервисларында;
* "Россия Почтасы»ФДУП бүлекләрендә.
Исәпләү приборларының күрсәткечләрен уңайлы булган теләсә кайсы ысулга тапшырырга мөмкин:
- Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында 15-25 числода;
– банкларга хезмәт күрсәтү офисларында, «Россия почтасы» бүлекчәләрендә һәм «ЕРЦ - «Татэнергосбыт» ҖЧҖнең территориаль участокларында квитанция түләгәндә агымдагы күрсәткечләрне квитанциянең ертып алына торган өлешенә кертергә кирәк;
- онлайн-сервислар ярдәмендә, мәсәлән, «АК БАРС», «Россия Саклык банкы»банкларының мобиль кушымталарында.