Тукай районы гаиләләренә ана капиталы сертификатлары тапшырылды

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе

13 ноябрь көнне Тантаналар Сараенда 4 гаиләгә ана капиталы сертификатлары тапшырылды.

ГХАТ идарәсе җитәкчесе Р.Р. Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Татьяна Мулькаманова чакырылган ата-аналарны котладылар һәм сертификатлар тапшырдылар.

Программаны тормышка ашыра башлаганнан бирле (2007 елның 1 нче гыйнварыннан) Тукай районында 3 меңгә якын ана капиталына сертификат бирелгән, 2,5 мең Тукай гаиләсе 1,1 млрд.сумнан артык суммага акча белән эш иткән.

Исегезгә төшерәбез, 2018 елдан балалы гаиләләргә дәүләт ярдәменең берьюлы берничә яңа чарасы гамәлгә керде-бу ана капиталы программасына керү мөмкинлеген 2021 елның 31 декабренә кадәр озайту, ана капиталын мәктәпкәчә белем алуга җибәргәндә өч еллык мораторийны төшерү, шулай ук 2018-2020 елларда икенче бала туган гаиләләр тарафыннан ана капиталы акчаларыннан айлык түләү.

Сертификат бирү, МСК акчалары белән эш итү турында гаризаны хәзер Россия Пенсия фонды сайтында Гражданинның шәхси кабинеты аша электрон рәвештә бирергә мөмкин www.pfrf.ru .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International