Тукай укучылары Россия Пенсия фондының аңлату кампаниясендә катнашачак
Татарстан Республикасы Тукай районында Россия Пенсия фонды химаясе астында, традиция буенча, укучы яшьләрнең пенсия грамоталылыгын арттыру буенча мәгълүмати-аңлату кампаниясе старт алды. Әлеге акция кысаларында Тукай укучылары Пенсия тематикасына белем алачак.
Бүгенге көндә Бәтке авыл җирлеге һәм Круглое Поле бистәсе мәктәпләрендә дәресләр узды. Аудиториянең фикере бик сөендерә. Укучылар пенсияне билгеле бер хезмәт хакыннан исәпләү мисалларын китерүләрен, армиядә хезмәт итү һәм уку елларында исәп-хисапка керү-кермәвен, булачак пенсия күләменә нинди күрсәткечләр йогынты ясавын, шулай ук, гомумән эшләмәсәң, булачак пенсиягә ничек туплап була, дип кызыксыналар.
Исегезгә төшерәбез, укучы яшьләр арасында мәгълүмати-аңлату кампаниясе ел ахырына кадәр дәвам итәчәк. Кампания кысаларында шулай ук экскурсияләр һәм Ачык ишекләр көннәре узачак, анда укучылар пенсия фондында эш ничек оештырылуы һәм нинди функцияләр башкарылуы белән таныша алачаклар.
РПФның кайнар линиясе 8-800-600-44-44
ТР буенча РПФ бүлегенең Контакт-үзәге (843)279-27-27
Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru
www.vk.com/pfr_rt,
www.facebook.com/pfrrt,
www.twitter.com/PFR_TATARSTAN
www.ok.ru/group/58408636907571
ТР буенча РПФ Идарәсе Контакт-үзәге 30-42-42
E-mail 383074@mail.ru
SMS-хәбәрләр +7-960-088-30-74
РПФ Идарәсенең матбугат хезмәте 30-42-05