Район башлыгы Ф.М. Камаев җитәкчелегендә аппарат киңәшмәсе узды.

2019 елның 19 ноябре, сишәмбе

18 ноябрь  көнне   хакимиятнең утырышлар залында район башлыгы Ф.М. Камаев җитәкчелегендә аппарат киңәшмәсе узды. Киңәшмә эшендә хокук саклау органнары, предприятиеләр, авыл хуҗалыгы оешмалары, оешмалар җитәкчеләре, район Советы аппараты һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре катнашты .  
  
        Көн тәртибе буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары - полиция начальнигы Р .Р. Гардеев районда оператив хәлләр , ТР буенча РФ ГТХМ гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсенең Тукай муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге башлыгы А.А. Сухарук районда янгын куркынычсызлыгы торышы , авыл хуҗалыгы буенча район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Р. Ф. Хәсәнов район авыл хуҗалыгы формированиеләре эшчәнлеге йомгаклары турында   мәгълүмат җиткерделәр.

 “Тамерлан " идарәче компаниясе директоры Алексеева Татьяна Владимировна  “Тамерлан " идарәче компаниясенең эш нәтиҗәләре турында дигән доклад белән чыгыш ясады.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Гаяз улы Авзалов   «Тамерлан» идарә компаниясенен    халык белән очрашу нәтиҗәләре буенча чыгыш ясады 

Кинәшмәдә алдагы атнага бурычлар куелды.   

Шулай ук  район сәнгать мәктәбе директоры Юлия Фәүзи кызы Галишина һәм  район Башкарма комитетының персонал белән эшләү бүлеге җитәкчесеЛилия Фәнзир кызы  Сәлимованы туган көннәре белән котладылар.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International