«Дөньяда иң кадерле кеше -әни!"Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе


2019 елның 23 ноябрендә Кенәз авылы мәдәният йортында әниләр көненә багышланган «Дөньяда барысыннан да кадерлерәк – әни! " дип исемләнгән бәйрәм концерты узды.  Бу көнне алар адресына бик күп рәхмәт сүзләре яңгырады!  Кадерле әниләрне котларга Сосновый бор поселогының «Солнышко» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, Кенәз  мәктәбе укучылары, шулай ук мәдәният йорты иҗат коллективлары килгән иде. Әниләр адресына котлау сүзләре белән   авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Мәдинә Хәйбрахман кызы Сабирова чыгыш ясады.                                          Кичәне укучылар  Виолетта Цандер, Данил Әлмөхәммәтов, Григорий Цыганков дәртле һәм дулкынландыргыч алып бардылар. «Умырзая» хореография ансамбле (җитәкчеләре Марина Александровна Межуева, Александра Дмитриевна Тартаринова), «Энҗе Жемчужинки» бию студиясе (җитәкчесе Гөлфия Дамир кызы Адиева), «Русский звон» фольклор коллективы, «Пересвет»вокаль ансамбле чыгышлары тамашачылар аеруча җылы кабул итте. Вероника Цитркоп, Ландыш Рәхмәтуллина, София Цандер, Владимир Веретенников башкаруындагы җыр, Рабига Акмалова, София Габдуллина шигырьләре дә тамашачыларга бик ошады. Үзешчән артистларның һәр чыгышын зал алкышларга күмде.  

Мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International