19 ноябрь көнне Казанда Татарстан Республикасының мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагоглары арасында «Куркынычсызлык белеме шкатулкасы» дип аталган лэпбукларның республика смотр-конкурсы узды. Круглое Поле поселогының «Зәңгәр вагон» балалар бакчасы тәрбиячеләре Фәссахова Г. Н., Лотфуллина Т. О., Сабитова Г. Н. лауреат булды , Татарстан Республикасы авыл мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагогларының иң яхшы 10 эшенә керде. Смотр-конкурста Татарстан Республикасының 686 мәктәпкәчә белем бирү оешмасыннан 1518 педагог катнашты. Конкурста җиңүчеләр һәм лауреатлар дипломнар һәм акчалата чагылыштагы сертификатлар белән бүләкләнде.
