Һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында 16 ноябрьдә Бәтке мәктәбе базасында Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты белән очрашу узды,Очрашуда Бәтке, Биклән, Круглое Поле, Мәләкәс, Түбән Суыксу мәктәпләре 9-11нче сыйныф укучылары катнашты. Чара кысаларында институт вәкилләре халыкара мөнәсәбәтләр институтын әзерләү юнәлешләре турында сөйләделәр, очрашуда катнашучыларны өләшү материалы белән тәэмин иттеләр һәм абитуриентлар белән алга таба аралашу өчен анкеталау үткәрделәр.
.jpg)