Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты өчен стратегик сессия узды

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

22-24 ноябрьдә «Идел» яшьләр үзәге базасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты өчен стратегик сессия узды. Бу чара Тукай районыннан , Яшьләр парламенты вәкиле А. Р. Низамиева катнашты.

Сессиядә түбәндәге юнәлешләр буенча сораулар каралды:

- парламентарийларның шәхси үсеше;
- муниципаль районнар белән эшләү;
- компетенциядә билгеләнгән дәрәҗәне күтәрү;
- Татарстан Республикасында закон чыгару процессы нигезләре;
- Татарстан Республикасы хакимият органнарының сәяси-хокукый эшчәнлегендә яшьләр берләшмәләренең роле; 
2020 елга эш планы эшләнде. Сессиягә чакырылдылар: 
Хокук идарәсе башлыгы урынбасары-социаль законнар бүлеге мөдире Д. и. Мәхмүтов,  
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Ш. Ш. Яһудин, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының милләтләр эшләре буенча Комитет рәисе И.И. Гыйльметдинов. Остазлар үз тәҗрибәләре һәм киңәшләре белән бик теләп уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International