Бүген, 2019 нчы елның 25 нче ноябрендә, Кенәз авыл җирлеге мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм ветераннар һәм инвалидлар советы Сугыш чоры баласы Закиров Галиәхмәт Нури улын 80 яшьлек юбилее белән котладылар. Галиәхмәт Нури улы Татарстан совхозында 45 елдан артык тегермән булып эшләгән. Ул эшләгән елларда күп санлы Рәхмәт хатлары, грамоталар белән бүләкләнгән. Кенәз авыл җирлеге мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм ветераннар Советы хезмәткәрләре аңа нык сәламәтлек теләделәр һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.