“Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы чираттагы күчмә утырышын уздырды.

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

12-13 ноябрь коннәрендә “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы чираттагы күчмә утырышын уздырды. Бу юлы милли гореф-гадәтләребезне саклаучы һәм үстерүче ханымнар Самара өлкәсендә кунакта булдылар.  “Шәҗәрәдә бабаларымның тарихи хәтере” дип исемләнгән чарада Татарстаннан һәм Россия регионнарыннан 100 вәкил, ә безнең районнан Гыйльметдинова Әнисә Касыйм кызы катнашты. Беренче көнне  хатын-кызлар Похвистнево районының Гали авылы, андагы гореф-гадәтләр белән таныштылар. Программада балалар бакчасы, авыл музее, Гали мәдрәсәсе, 3нче һәм 4нче мәхәллә мәчете, “Хәләл” цехы, “Исхаков” крестьян-фермер хужалыгында булдылар. Шулай ук «Ак калфаклы»лар өчен өйрәтү дәресләре (калфак тегү һәм чигү, сөлге чигү, Шамаил чигү, бавырсак һәм кош теле пешерү) үткәрелде. Икенче көнне Самара шәһәренең «Яктылык» мәктәбендә утырышның секцияләре һәм «Заря» мәдәният йортында пленар утырышы узды. Шулай ук бу көнне хатын-кызлар “Мәүлед Ән-Нәби” бәйрәмендә дә катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International