16 ноябрьдә ТР Дәүләт Советы каршындагы талантларны үстерү үзәгендә Яшьләр парламенты вәкилләре өчен ассессмент узды.
Вәкилләрне 6 секциягә бүлделәр, кайбер кейслар тараттылар, аларны хәл итүгә билгеле бер вакыт бирелде.
Көн дәвамында барлык күрсәткечләр: тайм-менеджмент, лидерлык сыйфатлары, стрессларга каршы тору, абстракт һәм логик фикерләү, стратегик фикерләү, басым астында эшли белү буенча компетенцияләр дәрәҗәсе тикшерелде.
Ассессмент нәтиҗәләре буенча һәр кешегә компетенциягә бәя биреләчәк, алар нигезендә якындагы 8 айга Яшьләр парламенты өчен белем бирү программасы эшләнәчәк.
А. Р. Низамиева, район яшьләр парламенты вәкиле