2019 елның 15 ноябрендә Казан шәһәренең 93нче гимназиясе базасында «Рус Теле», «Рус теле әдәбият»фәннәре буенча район методик берләшмәләре җитәкчеләре һәм укытучыларының республика форумы булып узды. Район делегациясе составында Круглое Поле мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары ПоповаМ.В., рус теле һәм әдәбияты укытучылары РМО җитәкчесе Кузнецова Ф.Ф., Новый , Кенәз ,Бәтке мәктәбеннән рус теле һәм әдәбияты укытучылары Мухаметзянова Р. З., Мамаева Н. А.,Лысенкова С. Н. бар иде.
Пленар утырыштан соң эш төрле тематик юнәлешләр буенча 5 секциядә дәвам итте.
Бәтке мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Лысенкова Светлана Лукьяновна «Урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенә (рус теле, әдәбияты) укучыларны әзерләү технологиясе һәм методикасы» секциясендә «Инша язуга әзерлек формасы буларак текстны анализлау»дигән доклад белән чыгыш ясады.
Форум материаллары 21 ноябрьдә Мусабай-Завод мәктәбе базасында узачак рус теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинарында каралачак.
.jpg)