2019 елның 26 ноябрендә Новотроицкое авыл мәдәният йорты базасында Коррупциягә каршы юнәлешле иҗат эшләре буенча " Гадел яшәргә кирәк!»бәйгесе узды.Бәйгене мәктәптән тыш эшләр үзәге оештырды.
Конкурсның максаты:
- укучыларда коррупциягә каршы дөньяга караш формалаштыру.
Конкурсның бурычлары:
- укучыларда коррупциягә карата тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү;
- коррупциягә каршы үз-үзеңне тоту күнекмәләрен үстерү;
- укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү
Конкурска 23 гомуми белем бирү оешмасыннан 50 эш тәкъдим ителгән иде, чарада 1-9 сыйныф укучылары катнашты.
Җиңүчеләрне түбәндәге номинацияләр буенча бәяләделәр:
- рәсем,- коллаж,- аппликация,- плакат.
Иҗади эшләр конкурсы нәтиҗәләре һәм җиңүчеләр :
1 урын-Хәлфиева Элина, 14 яшь, «Гадел яшәргә кирәк!», җитәкчесе Асылмарданова В. В. (Калмия төп гомуми белем бирү мәктәбе);
1 урын-Таһирова Наилә , 10 яшь, «Гадел яшик!», җитәкчесе Черпакова О.В. (Кече Шилнә урта мәктәбе);
2 урын-Хисаметдинова Элиза, 15 яшь, «Взять! Команда для собак!» , җитәкчесе Межуева Э. Р. (МБМУ «мәктәптән тыш эшләр үзәге") ;
2 урын-Даричева Виктория, 8 яшь, «Гадел яшәргә кирәк!», җитәкчесе Вәлиева Г. К.,(Кече Шилнә урта мәктәбе);
3 урын-Фаррахова Ралина,12 яшь, " Коррупция-явызлык! Намуслы яшәргә кирәк!», җитәкчесе Кәлимуллин Ф. Г.( Мусабай-Завод мәктәбе);
- Хаҗиева Эльвина, 15 яшь, " Гадел яшәргә кирәк!», җитәкчесе Кашапова Р. Д.( Калмаш урта мәктәбе);
- Еремеева Полина,10 яшь, «Безнең гадел киләчәк!», җитәкчесе Самойлова Г.И.,( Мәләкәс урта мәктәбе).
Җиңүчеләргә грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
.jpg)