27 ноябрь көнне Тантаналар сараенда гаиләләргә тантаналы рәвештә ана капиталы сертификатлары тапшырылды.
Ата-аналарны балалары туу белән котладылар һәм сертификатларны ГХАТ идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова һәм районара Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Эдуард Фәттахов тапшырдылар.
Программаны тормышка ашыра башлаганнан бирле (2007 елның 1 нче гыйнварыннан) Тукай районында 3 меңгә якын ана капиталына сертификат бирелгән, 2,5 мең Тукай гаиләсе 1,1 млрд.сумнан артык суммага акча белән эш иткән. Ана капиталы средстволары белән эш итүдә иң популяр юнәлеш булып торак шартларын яхшырту тора – район гаиләләренең 90 % ы шундый мөмкинлектән файдаланган.
Исегезгә төшерәбез, 2018 елдан балалы гаиләләргә дәүләт ярдәменең берьюлы берничә яңа чарасы гамәлгә керде-бу ана капиталы программасына керү мөмкинлеген 2021 елның 31 декабренә кадәр озайту, ана капиталын мәктәпкәчә белем алуга җибәргәндә өч еллык мораторийны төшерү, шулай ук 2018-2020 елларда икенче бала туган гаиләләр тарафыннан ана капиталы акчаларыннан айлык түләү.
Сертификат бирү, МСК акчалары белән эш итү турында гаризаны хәзер Россия Пенсия фонды сайтында Гражданинның шәхси кабинеты аша электрон рәвештә бирергә мөмкин www.pfrf.ru .