Борды урта мәктәбендә география укытучыларының семинары узды

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

2019 елның 21 ноябрендә Борды урта мәктәбендә география укытучыларының «ФГОСны гамәлгә ашыру шартларында география дәресләрен үткәрүгә заманча караш» дигән темага семинары булып узды. Беренче квалификацион категорияле география укытучысы Альмухаметова В.Р. (Борды мәктәбе) 6 сыйныфта география фәненнән "Вулканизм»темасына ачык дәрес күрсәтте.. Дәрес буенча җентекле самоанализ һәм дәрескә анализ ясалды. Мәләкәс урта мәктәбенең югары квалификацион категорияле география укытучысы Иванова Ч.В. география фәненнән олимпиаданың муниципаль этабы нәтиҗәләре белән таныштырды. Кнәз урта мәктәбенең география укытучысы Гончарова С.Ю., география укытучыларының РМО җитәкчесе, имтихан эшләрен тикшерү буенча эксперт, табигый-фәнни цикл укытучыларының республика форумы нәтиҗәләре буенча мәгълүмат белән чыгыш ясады һәм география фәненең республика нәтиҗәләре белән таныштырды. Кыенлыклар тудыра торган биремнәрне җентекләп тикшерделәр.

Семинар яхшы дәрәҗәдә оештырылган иде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International