Июль аенда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан “Иң яхшы комбайнчы - 2019” республика конкурсы игълан ителгән иде. Ул комбайнчы һөнәренең абруен күтәрү һәм аны популярлаштыру, урып-җыюның оператив һәм сыйфатлы үткәрү, шулай ук Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында урып-җыю техникасы паркыннан нәтиҗәле файдалану максатларында ел саен үткәрелә.
Конкурста барысы 1464 АПК хезмәткәре катнашты, шул исәптән: бөртеклеләрне суктыруда эшләгән 1307 комбайнчы һәм бөртекле культураларны чаптыруда эшләгән 157 механизатор. 500 белгеч конкурста җиңүчеләр булдылар.
“Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы комбайнчысы” конкурсында җиңүчеләр исемлегендә Тукай районы ир-егетләре дә бар. Менә алар:
.jpg)
