2 декабрь көнне Иске Җирекле авылында инвалидлар декадасы кысаларында Тукай районы башлыгы Фаил Камаев Борисовлар гаиләсен, атап әйткәндә Борисова Азалияне котлады.
Алар кунакның килүенә бик шатландылар һәм аны ачык йөз белән каршы алдылар.
Фаил Камаев Азалиягә игелекле хисләр,нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм якыннарының кайгыртучанлыгын теләде.