Инвалидлар декадасы кысаларында Тукай районы башлыгы Фаил Камаев Круглое поле поселогында яшәүче Гыйльметдинов Вәкил Сәхабетдин улын 93 яшьлек юбилее белән котлады. Вәкил Сәхәбетдин улы Бөек Ватан сугышы ветераны һәм 2 төркем инвалид булып тора. Район башлыгы ветеранга сәламәтлек һәм озын гомер теләде.
