Халыкның сәламәтлеген саклау, гомер озынлыгын арттыру, тормыш сыйфатын яхшырту, сәламәт яшәү рәвешенә тугрылык булдыру өчен профилактик чаралар уздыруда даими булып тора.
«Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең махсуслаштырылган автомобиле 65 яшьтән узган гражданнарны диспансерлаштыру узу өчен медицина оешмаларына алып бара.
Декабрь аенда Теләнче-Тамак, Биклән, Кече Шилнә, Әҗмәкәй, Калмаш, Борды, Түбән Суыксу, Мәләкәс, Бәтке, Мусабай Завод территорияләрендә яшәүче өлкәннәрне ташу эшләре бара. Агымдагы айда ташылырга тиешле пассажирларның гомуми саны-213 кеше.