Инвалидлар декадасы кысаларында Тукай районында инвалидлар проблемаларына игътибар җәлеп итүгә, аларның хокукларын һәм иминлеген саклауга юнәлдерелгән чаралар үткәрелә

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

 

Инвалидлар декадасы кысаларында Тукай районында инвалидлар проблемаларына игътибар җәлеп итүгә, аларның хокукларын һәм иминлеген саклауга юнәлдерелгән чаралар үткәрелә. Һәм бу яктан мөмкинлекләре чикле кешеләр очраша торган актуаль проблемалар турында ачык диалогта фикер алышырга мөмкин булган очрашуларның роле зур.

Очрашуда район инвалидлар һәм ветераннар иҗтимагый оешмасы рәисе Зарипов Галимҗан Сәетҗан улы, районның социаль яклау бүлеге начальнигы Ахунова Эльмира Нурмөхәммәт кызы, районның төрле ведомстволары җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Аларның һәркайсы, аудитория алдында үз ведомствосының яңалыклары һәм мәгълүматы белән чыгыш ясап, әлеге категориядәге гражданнарның иң мөһим сорауларына җавап бирделәр.

«Түгәрәк өстәл» дә катнашучылар, куелган проблемалар буенча фикер алышу нәтиҗәсендә, учреждение җитәкчеләренә һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләренә йөкләмәләр беркетмәсендә үз чагылышларын тапкан нәтиҗәләргә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International