4 декабрь көнне Тантаналар сараенда Ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды. Тантаналы шартларда 2 Тукай гаиләсе үз сертификатларын алды.
Гаиләләрне балалары туу белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина котлады. Үзенең сәламләү сүзендә ул гаиләләргә үзара аңлашу, иминлек һәм мәхәббәт теләде, ана капиталы акчаларын торак шартларын яхшыртуга, балаларны укытуга, әниләрнең пенсияләренең тупланма өлешенә, ай саен түләнә торган акчага юнәлтергә мөмкин булуын билгеләп үтте.
Чакырылган кунакларга җылы сүзләр һәм теләкләрен ГХАТ идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе, шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов җиткерде.
Программаны тормышка ашыра башлаганнан бирле (2007 елның 1 нче гыйнварыннан) Тукай районында 3 меңгә якын ана капиталына сертификат бирелгән, 2,5 мең Тукай гаиләсе 1,1 млрд.сумнан артык суммага акча белән эш иткән. Ана капиталы средстволары белән эш итүдә иң популяр юнәлеш булып торак шартларын яхшырту тора – район гаиләләренең 90 % ы шундый мөмкинлектән файдаланган.
Исегезгә төшерәбез, 2018 елдан балалы гаиләләргә дәүләт ярдәменең берьюлы берничә яңа чарасы гамәлгә керде-бу ана капиталы программасына керү мөмкинлеген 2021 елның 31 декабренә кадәр озайту, ана капиталын мәктәпкәчә белем алуга җибәргәндә өч еллык мораторийны төшерү, шулай ук 2018-2020 елларда икенче бала туган гаиләләр тарафыннан ана капиталы акчаларыннан айлык түләү.
Сертификат бирү, МСК акчалары белән эш итү турында гаризаны хәзер Россия Пенсия фонды сайтында Гражданинның шәхси кабинеты аша электрон рәвештә бирергә мөмкин www.pfrf.ru .