Кнэз мәдәният йортында Инвалидлар декадасы кысаларында, 6 декабрь көнне инвалидлар өчен «Күңелебез яктысы»дип исемләнгән IV иҗат фестивале үткәрелде. Кнэз авыл җирлеге инвалидлар советы рәисе Самойлов Александр Николаевич, авыл җирлеге депутаты Тамара Егоровна Тузеева, хезмәт ветераны Александр Николаевич Волков чыгыш ясадылар,алар чарада катнашучыларнын барысына да нык сәламәтлек һәм иминлек теләделәр.
Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр үзләренең иҗади осталыкларын « Ветераннар барысында эшли белә»дигән кул эшләре күргәзмәсендэ курсэттелэр .
Фестивальдә катнашучыларның чыгышы бик үзенчәлекле һәм эмоциональ булды, бәйрәм бик күңелле узды. Фестиваль ахырында барлык катнашучыларны сәхнәгә чакырдылар һәм аларга бүләкләр тапшырдылар, ә соңыннан чәй табынына чакырдылар.
Кнэз авыл җирлеге ветераннар һәм инвалидлар Советы исеменнән КФХ җитәкчесе Таһир Нурулла улы Харматуллинга, «Феникс» ҖЧҖ генераль директоры Азат Рәххәт улы Авзаловка, «ТукайАгроХимсервис» ҖЧҖ җитәкчесе Рифкать Минвәли улына, шәхси эшмәкәр Хуршед Муродовка, шәхси эшмәкәр Әмирҗан Фәхруллинга, шәхси эшмәкәр Елгудж Дилебашвилига, шәхси эшмәкәр Виктор Нестеровка, ИП Азат Йосыповка, , мондый искиткеч сәнгать фестивален үткәрүдә хәйрия ярдәме өчен олы рәхмәтемне җиткерәлэр