«Утлы чикләрдә» батырлык дәресе үткәрделәр

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

«Патриот» хәрби дан музеенда Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре 5 декабрь - Совет гаскәрләренең Мәскәү янындагы контр һөҗүменә багышланган «Утлы чикләрдә» батырлык дәресе үткәрделәр. Мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга 1941-42 елларда Мәскәү   янындагы сугышның әһәмияте һәм генерал И.В. Панфилов җитәкчелегендәге 316 нчы укчылар дивизиясе геройлары турында сөйләделәр. Немецлар һөҗүме Мәскәүне саклаучыларның көчле каршылыгына очрый. Безнекеләр "Чигенергә урын юк, артта - Мәскәү" лозунгы астында көрәшә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International