Круглое Поле бистәсенең «Юность» күп функцияле үзәгендә бәйрәм концерты узды.

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

 Круглое Поле авыл җирлегендә 146 инвалид яши,10сы-физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар.

Традиция буенча, кышның беренче көннәрендә, Круглое Поле бистәсенең «Юность» күп функцияле үзәгендә бәйрәм концерты узды.

Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр адресына Круглое Поле авыл җирлеге башлыгы Э. Р. Низамиева, ветераннар Советы Рәисе С. А. Гобәйдуллин, ТҖҮ рәисе М. П. Якупова исеменнән җылы сүзләр һәм теләкләр яңгырады.

Актив гражданнарга рәхмәт хатлары тапшырылды.

Балалар сәнгать мәктәбенең иҗат коллективлары залда җылы һәм бәйрәм атмосферасы тудырдылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International