14 декабрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кече залында Яшьләр парламентының икенче утырышы узды. Киңәшмә барышында " Татарстан Республикасы муниципаль районнарының җирле үзидарә органнарына депутатлыкка яшь кандидатлар мәктәбе»белем бирү проектын булдыру тәкъдиме дә кертелде. Мондый инициатива 2020 елда булачак муниципаль сайлауларга бәйле рәвештә туды.