, Гиндукуш хәрби дан музеенда “Ил башы да, батырлар да башын ия сина, АНА” дигән бәйрәм утте.

2019 елның 17 декабре, сишәмбе

Декабрь ае тарихи һәм истәлекле вакыйгаларга бик бай . 3 декабрь – билгесез солдат көне. 9 декабрь- Ватан геройларын зурлыйбыз. 16 декабрь-  совет солдатлары беренче тапкыр Афгәнстан Республикасына кертелгән көн. 11 декабрь –чечен сугышында башын салганнарны искә алу көне. Һәм декабрь аеның зур вакыйгасы – районыбызда “Игелек кыл” хәйрия марафоны гөрләп утте.  Менә шушы уңайдан, Гиндукуш хәрби дан музеенда “Ил башы да, батырлар да башын ия сина, АНА” дигән бәйрәм утте. Без аңа бик җентекләп әзерләндек.  Чөнки улларын югалкан әниләрнең күңел кыллары бик нечкә. Бетмәс сабырлыклары өчен үзләренә һәйкәл куярлык. Саксыз кагылсаң, кителергә мөмкин.  Алар өчен күңелдәге иң җылы сүзләрне барладык. Дулкынландык. 

Төрле кайнар нокталарда гомерләре өзелгән батырланың әниләре  районыбызның төрле почмакларында яшиләр: Круглое Поле,  Комсомол, Сосновый Бор, Татарстан поселоклары, Гәрдәле авылы, Чаллы шәһәре... Әлбәттә аларны бәйрәмгә алып килергә  хәрби хәрәкәт ветераннары оешмасының активистлары ярдәм  итте. Аларга чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Бәйрәмебез түгәрәк мул табын артында  оештырылды. Әниләр өчен Иске Абдул урта мәктәбенең 1, 3, 7 сыйныф укучылары иң матур җырларын җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Аналарның соравы буенча, әфган сугышы ветераннары “Хуш , Гиндукуш” җырын башкардылар. Рөстәм Әхмәтханов узе иҗат иткән җырларын бүләк итте.  Бәгзәр Фазлыев һәм Равил Әхмәтҗанов гармунда татар халык көйләренә тезмә уйнап күнел кылларын тибрәттеләр. Айбулат Якупов әфган, чечен сугышы батырлары турында искә алып, әниләргә   сәламәтлек һәм сабырлык теләде. Гәрдәледән килгән Сабиров Айратның әти-әнисе Хәмдениса апа һәм Марсел абый  улларының төсе итеп саклаган  хатын музейга бүләк иттеләр. Ә Гайнуллин Рәиснең әнисе Сализә апа улының фоторәсемнәрен һәм гаилә ядкаре булган тукылган тастымалын безгә тапшырды. Димәк, музей кыйммәтле экспонатларга баеды.

Әниләр яңа музей залларын бик кызыксынып карадылар һәм эчтәлегенең тагын да киңәевен билгеләп уттеләр. 

Бу бәйрәмдә катнашкан һәркем: әниләр, әфган һәм чечен сугышы ветераннары, балалар, оештыручылар бик җылы хисләр белән таралыштылар. Сугышлар кабатланмасын, сугыш турында музей залларында гына сөйләшергә насыйп булсын. Аналарның күз яшьләре бүтән җиргә таммасын иде.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International