18 декабрь көнне Тантаналар сараенда Ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды. Чакырылган кунакларны арасында 2 тукайлы гаиләсе дә бар иде. Аларга сертификатларны ГХАТ идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе, шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов тапшырды.
Программаны тормышка ашыра башлаганнан бирле (2007 елның 1 нче гыйнварыннан) Тукай районында 3 меңгә якын ана капиталына сертификат бирелгән, 2,5 мең Тукай гаиләсе 1,1 млрд.сумнан артык суммага акча белән эш иткән.