Тукай муниципаль районының мәдәният бүлеге Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы грантын отты. Аның күләме-200 мең сум.
Бу конкурска «Чикләрне җиңү»дигән проект тәкъдим ителгән. Грант акчаларын мәдәният учреждениеләренең матди-техник базасын яхшыртуга, яңа костюмнар тегүгә юнәлдерергә планлаштыралар.