Быел районның төп чыршысын Новотроицкое авылында урнаштырдылар. Ачылу тантанасы 28 декабрь көнне 15: 00 сәгатьтә була.
Традиция буенча чыршы янында узып баручы елга йомгак ясалачак. Шунда ук авыл җирлекләре арасында территорияләрне Яңа елга бизәү буенча конкурста җиңүчеләр игълан ителәчәк. Бирегә бөтен районнан Кыш Бабай һәм Кар Кызы киләчәк.