2019 елның 24 декабрендә "Форпост" һәм ОППН( Балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау бүлеге) отрядлары җитәкчеләре һәм командирларының утырышы узды.Утырышта «Караш ноктасы» дигән дискуссия үткәрелде, анда балаларга үз фикерләрен әйтергә һәм аны яклап калырга мөмкинлек бирелде.
Дискуссиянең максатлары һәм бурычлары:
- Үз фикереңне аңлау һәм Үз фикерләрендә катнашучыларны аңлау;
- Бәхәстә үзара позицияләрне аныклау;
- Башкалар фикеренә карата ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру;
- Тыңлый белү һәм башка катнашучыларбелән хезмәттәшлек итү ;
- Халык алдында чыгыш ясый белүне үстерү.
Утырышта 2019 елга нәтиҗәләр ясалды, 2020 елга план проекты эшләнелде.
Иң актив командирлар Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләде ,дип яза Азалия Низамиева