Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре «2019 елгы Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре " бәйгесенең югары бүләкләрен яуладылар

2019 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

5 декабрьдә Казан Ратушасында «Татарстан Республикасының 2019 елгы иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре»бәйгесенең бүләкләү тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Нигъмәтуллин һәм ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков катнашты.

Исегезгә төшерәбез, «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре» конкурсы «Россиянең иң яхшы 100 товары» программасы кысаларында югары сыйфатлы товарларны һәм хезмәтләрне ачыклау, Татарстанның сыйфатлы продукция җитештерүчеләренең югары абруен булдыру, төрле милек формасындагы предприятиеләр (шул исәптән кече һәм урта бизнес) эшчәнлеген стимуллаштыру максатларында үткәрелә. Конкурска тәкъдим ителгән продукция һәм хезмәт күрсәтүләрне бәяләү максатында 8 эксперт комиссиясе формалаштырылды, алар составына республиканың 11 министрлыгы, ведомствосы һәм кызыксынган оешмаларыннан 30дан артык белгеч һәм эксперт кергән

Конкурста 230 предприятие һәм оешмадан 453 товар һәм хезмәт күрсәтелгән, бу узган ел белән чагыштырганда 10% ка күбрәк.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International