Тукай районы башлыгы Фаил Камаев республика, шәһәр һәм район журналистлары белән матбугат конференциясе үткәрде. Журналистлар һәм матбугат вәкилләрен авыл җирлекләрендә суның сыйфаты, көнбагыш микрорайонында юллар, сәламәтлек саклау мәсьәләләре кызыксындырды. Тукай районының авыл хуҗалыгы да игътибардан читтә калмады, чөнки район һәрвакыт алдынгы позицияләрне били.