Бәйрәм көннәрендә тукайлыларга пенсия китерү турында мәгълүмат

2019 елның 27 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Тукай районында клиентлар хезмәте хәбәр иткәнчә, 2020 елның гыйнвар аенда булачак бәйрәм һәм ял көннәре уңаеннан, «Татарстан почтасы» федераль дәүләт унитар предприятиесе билгеләнгән график нигезендә (ТР почта элемтәсе бүлекләренең эш режимын исәпкә алып) тукайлыларга пенсияләр түләячәк:

2020 елның 4 гыйнвары-2020 елның 4,5,7 гыйнвары өчен;

2020 елның 6 гыйнвары-2020 елның 6,8,9 гыйнвары өчен ;

10 гыйнвардан пенсияләр һәм социаль пособиеләр билгеләнгән график нигезендә түләнәчәк.

Кредит учреждениеләре (банклар) аша пенсияләр үзгәрешсез калачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International