2019 елның 25 декабрендә 6 яшьтән алып 14 яшькә кадәрге балалар — фән олимпиадаларында, спорт ярышларында, иҗади конкурсларда җиңүчеләр, шулай ук авыр тормыш хәлендә калган балалар Казан шәһәрендә узган республика Чыршы бәйрәмендә катнаштылар.
Балалар өчен тантаналы чара " Татнефть-Арена»боз сараенда узды.
Быел республика чыршысы өчен авторлык сюжеты һәм музыкасы белән уникаль Боз әкияте-«Яшерен шәһәр эзләгәндә» мюзиклы әзерләнгән иде
Бәйрәмнең төп кунаклары Кыш бабай белән Кар Кызы һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды.
Балалар бик канәгать калдылар. Оешма югары дәрәҗәдә иде! Бу чараны оештыручыларга зур рәхмәт.