28.12.2019 Түбән Суыксу мәктәбе базасында «Математика буенча ДЙАга нәтиҗәле әзерлекне оештыру»темасына математика укытучыларының семинары узды. Семинар программасы нигезендә, математика укытучыларының РМО җитәкчесе Кенәз мәктәбенең математика укытучылары Сәйфетдинова Г.В., Биклән мәктәбенең математика укытучылары Исмәгыйлева Т. Т. БДИга әзерлек буенча мастер-класслар күрсәтте , Бәтке мәктәбе укытучысы Галәветдинова Г А. сынау имтиханнарының биремнәрен үтәгәндә ясалган хаталарга анализ ясады,муниципаль берәмлекләр планын төзү, документларны алып бару таләпләре турында искә төшерде. Мәгариф идарәсе методисты Хәбетдинова Г.Ф. математика буенча республика сынау тестларының нәтиҗәләрен анализлады. Район укытучыларын яхшы әзерлекләре һәм җылы кабул итүләре өчен мәктәп администрациясенә һәм математика укытучысына рәхмәт белдерәбез.
.jpg)