27 декабрьдә «Ак барс» Көрәш Сараенда 2019 ел йомгаклары буенча билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы Иң яхшы спортчыларын, судьяларын, тренерларын һәм командаларын (районнарын) бүләкләү тантанасы булды. 6 нчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Дәүләт Советы депутаты этикасы кагыйдәләрен үтәү комиссиясе рәисе, ТР билбау көрәше федерациясе президенты Марат Әхмәтов, ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һәм билбау көрәше федерациясе башкарма директоры Хәбир Хәбибуллин чараның мәртәбәле кунаклары булды.Бу чарада Илназ Рамазановка һәм тренер Марат Мөхәммәдиевкә уңышлары өчен Рәхмәт хаты тапшырылды
