24 декабрьдә ТР Спорт министрлыгының Актлар залында «Спорт мәктәбенең иң яхшы тренеры-2019»смотр – конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Чарада ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов катнашты. Республика смотр-конкурсында Татарстан Республикасының 69 урта мәктәбе, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, РСШРДАН 100 тренер катнашты. «Олимпия булмаган спорт төрләре» категориясендә билбау көрәше буенча тренер Марат Минтаһир улы Мөхәмәдеев 2 нче урынны алды. Татарстан Республикасы исеменнән катнашучылар спорт мәктәпләре вәкилләренең Бөтенроссия берләшмәсенә Рәхмәт хатлары тапшырылды.
.jpg)