Түбән Суык- Су авылында яшәүче Дәүләтшин Имам Фәхретдин улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Тукай муниципаль районы Башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров юбилярны 90 яшьлек юбилее белән котлады,чәчәк бәйләме һәм рәхмәт сүзләре белән бергә Россия Федерациясе Президенты исеменнән котлау хаты һәм район башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырды. Котлауларга кушылып, авыл җирлеге башлыгы Флер Ихсанов сәламәтлек, озын гомер теләде.