Вафина Сәвия Сәлах кызы зур түгәрәк датаны билгеләп үтте .

2020 елның 6 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген, 2020 елның 6 гыйнварында Вафина Сәвия Сәлах кызы зур түгәрәк датаны билгеләп үтте . Өлкән буынга караган барлык кешеләр кебек, аның тормышы да җиңел булмый. Аңа кечкенәдән сугыш ачысын, авыр эшен, ачлык, салкынлык, мохтаҗлык кичерергә туры килә. Әмма ул авыр сугыш елларын да, сугыштан соңгы җимереклекне дә, авыр колхоз хезмәтен дә лаеклы башкара.

Сәвия Сәлах кызын юбилее белән район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И.Ш. Бариев ,Тубэн Суык- Су авыл җирлеге башлыгы Ф.Ихсанов,туганнары котлады. Сәламәтлек, бәхет, озын гомер теләп, аңа Россия Федерациясе Президенты В .В. Путин исеменнән котлау хаты һәм район хакимияте исеменнән бүләк тапшырдылар һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International