«Бөтен гаилә белән стартка»
2020 елның 6 гыйнварында Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт-сәламәтләндерү комплексында «Бөтен гаилә белән стартка»дигән спорт ярышлары узды. Ярышларны, гадәттәгечә, Мәгариф идарәсе белән берлектә, «Мәктәптән тыш эшләр үзәге» МБМУ үткәрә. Ярышта гомуми белем бирү оешмаларыннан 14 гаилә катнашты. Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Бариев И. Ш. мөрәҗәгать итте.
Ярышлар командалар парады белән ачылды, анда капитаннар үз командаларын, исемен, девизын һәм җырын тәкъдим иттеләр.
Конкурс программасына 9 күңелле һәм мавыктыргыч эстафета кертелгән иде. Командалар арасында киеренке көрәш барды. Әниләр һәм әтиләр бик теләп Балалар белән бергә күңелле, спорт эстафеталарында катнаштылар. Катнашучылар да, җанатарлар да спорт белән мавыгтылар. Һәр гаилә үзенең иң яхшы сыйфатларын: тизлекне, җитезлекне, чыдамлыкны, бердәмлекне күрсәтергә тырышты.
Киеренке көрәш нәтиҗәсендә урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын-Калмия мәктәбеннән Галимҗановлар гаиләсе,
2 урын-Кнәз мәктәбеннән Солдатенко гаиләсе
3 урын –Теләнче Тамак мәктәбеннән Фәхриевлар гаиләсе
Җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары һәм призлар белән бүләкләнде, ә ярышларда катнашучылар актив катнашкан өчен грамоталар һәм истәлекле бүләкләр алдылар.