Шашка һәм шахмат буенча район Беренчелеге һәм Чемпионаты узды

2020 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

5 гыйнварда Яр Чаллы шәһәренең шахмат - шашка клубында яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге тарафыннан оештырылган шашка һәм шахмат буенча район Беренчелеге һәм Чемпионаты узды. Ярышларда районның 18 гомуми белем бирү оешмасыннан һәм 20 авыл җирлегеннән 157 кеше катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча, мәктәпләр арасында беренче урынны Кече Шилнә урта мәктәбе яулады, икенче урында - Мусабай Завод урта мәктәбе, өченче урында-Новый поселогы урта мәктәбе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International