2019 елның декабрендә Яр Чаллы шәһәрендә "РобоФест-Татарстан 2020" робот техникасы фестиваленең төбәк этабы узды. Чарада 95 команда катнашты. Биклән мәктәбеннән Тукай районы өчен "Hello, robot! LEGO. Сәяхәтче"командасы катнашты
Мөфтиев Гадел, Ширгазин Артур (командаAA#02) - 1 урын, Әхмәтов Алмаз, Зарипов Рушан (командаRR#1) - 3 урын яуладылар.
Балалар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алдылар. AA#02 командасы 2020 елның 18-20 мартында Мәскәүдә узачак Бөтенроссия "Профест" та Татарстан данын якларга әзерләнә.Җитәкчеләре Якупов Р.Н.