25 нче һәм 26 нчы декабрь көнне безнең мәктәптә Чыршы бәйрәмнәре һәм Балмаскарад булып узды. Яңа ел тамашалары узган залда матур, уңайлы һәм күп кеше иде. Чыршы бәйрәмнәре күңелле музыка белән башланып китте. Геройлар балалар белән бергә төрле маҗаралар, могҗизалар һәм сынаулар үттеләр. Бәйрәмгә чын Кыш Бабай һәм Кар кызы килде. Укучылар бәйрәмгә килүчеләрне матур күренешләр, җырлар белән сөендерделәр. Һәр сыйныф үзенең концерт номерларын күрсәтте. Укучылар сыйныфташларының чыгышларын кызыксынып карадылар, конкурсларда катнаштылар. Кыш бабай белән Кар кызы һәр катнашучыга яңа ел бүләкләре һәм мәктәп сувенирлары тапшырдылар. Тамашалар алдыннан мәктәп директоры А.М.Насиров укучыларны, килгән кунакларны бәйрәм белән котлады һәм мәктәп тормышында аеруча зур активлык күрсәткән укучыларны рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Бәйрәм чыршы янында гомуми әйлән-бәйлән һәм җырлар белән тәмамланды. Яңа еллар балаларга саулык-сәламәтлек, иҗади уңышлар, ныклы белемнәр алып килсен. Илләребез тыныч, көннәребез имин булсын,дип язалар Кузкәй мәктәбеннән
